Минзәлә делегациясе - "Әдәби марафон" тантанасында
Казан шәһәренең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залында IX Әдәби марафонны йомгаклау тантанасында Минзәлә районы вәкилләре дә катнашты.
Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелүче Әдәби марафон проектының төп максаты - кешеләрдә китап уку гадәтен формалаштыру. Бәйгедә катнашучылар социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрендә 21 көн буе дәвамына татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр куеп барырга тиешләр иде. Нәкъ шушы шартны үтәүчеләр финал тантанага чакырылды да.
Минзәлә районыннан 14 кеше чакырулы иде. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева озата барды.
Финалга узучыларга дипломнар тапшырылды. Ә иң күп катнашучы булган район кубоклы булды - бу юлы әлеге дәрәҗәгә тантанага 145 кешелек делегация җибәргән Саба районы лаек булды.
Иң мөһиме - чара барышында танылган язучылар - Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һ.б. белән аралашу, фотога төшү мөмкинлеге булды.
Шулай ук "Белем җәүһәрләре" интернет-конкурсыга йомгак ясалып, татар интернетын үстерүгә аеруча зур өлеш керткән проектлар билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев