Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә эчке эшләр бүлегенә яңа начальник билгеләнде

Минзәлә эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп моңарчы Кукмара районында эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләгән полиция подполковнигы Илнар Исхаков (фотода - сулдан беренче) билгеләнде.

( Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Соңгы  9 елда район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән полиция подполковнигы Илсур Хаҗиев үзенең постын калдырды.

Аның урынына бүген район эчке эшләр бүлеге шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итү булды.

Анда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Алексей Завгороднев, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, Минзәлә районы суды рәисе Искәндәр Әхмәтҗанов, һәм бергә эшли торган башка көч структуралары җитәкчеләре катнашты.

Алексей Завгороднев яңа җитәкчене коллективка тәкъдим итте. Айдар Салахов Илсур Хаҗиевка озак еллар эшләгәне өчен рәхмәтен белдерде, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Чыгыш ясаучылар Илнар Исхаковка яңа эш урынында уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев