Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә егетләре хәрби хезмәттә дә сынатмаслар

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча быелгы язгы чакырылыш кампаниясе тәмам.

Алдарак хәбәр итүебезчә, Минзәлә автомәктәбе хәрби хезмәткә машина йөртүче белгечләр әзерләүдән читләштерелде (бу хакта язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча республика чакырылыш комиссиясе утырышында хәбәр ителде). Эш шунда ки, ДОСААФның Минзәлә автомәктәбендә район хәрби комиссариаты аша укыган курсантларның бишесе ЮХИДИдә имтиханнарын бирә алмаган. Шуның нәтиҗәсендә әлеге курсантлар көзге чакырылышка калдырылган. 
Районның чакырылыш комиссиясе утырышында язгы чакырылыш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, алга таба бурычлар куелды. 
Сергей Владимиров, район хәрби комиссары: 
Минзәлә районыннан РФ Кораллы Көчләренә 34 гражданин җибәрелде. Әлеге егетләрнең күп өлеше хәрби хезмәтне Үзәк хәрби округында үтәчәк. Районыбыз егетләре Кораллы Көчләрнең барлык төрләрендә хезмәт итәргә җибәрелде. Әйтик, аларның бишесе хәрби хезмәтләрен үтү өчен Кара диңгез флотына, шефлыкка алынган хәрби частькә киттеләр, тагын 12 егет РФ Оборона министрлыгының хәрби университетына керү өчен кандидатлар итеп сайлап алынды. 
Районның чакырылыш комиссиясе планлы төстә эшләде, өзеклекләр булмады, ТР хәрби комиссариатының җыелу пунктыннан медицина күрсәткечләре буенча кабат кайтарылучылар юк. 
Хәзерге вакытта чираттагы, көзге чакырылышка әзерлек башлана: “С” категориясе буенча машина йөртүчеләр һәм парашютчылар белгечләре әзерлибез. Моның өчен гражданнарны бар яктан өйрәнәбез, анкеталаштыру үткәрәбез, контрольлек итүче органнар белән килешүләр төзелә, икенче яртыеллыктагы эш барышында хаталар җибәрмәс өчен, шулай ук дәүләт заданиесен тулы күләмдә һәм таләп ителгән сыйфат белән башкарып чыгар өчен беренче яртыеллыкта тулысынча канәгать калмаган эшкә анализ ясыйбыз. 
Район чакырылыш комиссиясенә рәхмәтемне җиткерәм, шулай ук язгы чакырылышта хәрби хезмәткә китүче яшьләргә күтәренке рух, оптимизм, ныклы сәламәтлек, армиядән ныгып, көч туплап кайтуларын телим. 
Безнең өстәмә 
Утырыш алдыннан быелгы язгы чакырылыш чорында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны үткәрүдә, шулай ук РФ Оборона министрлыгының хәрби уку йортларына керергә кандидатлар әзерләүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләр район хәрби комиссарының дипломнары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев