Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә елгасы яр буе зонасына җәмәгатьчелекне ничек җәлеп итәргә?

Шәһәрдәге оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашында үткәрелгән эш төркеменең чираттагы киңәшмәсендә Минзәлә елгасы яр буе зонасының алга таба үсеше, шәһәрлеләрне генә түгел, туристларны, спортчыларны җәлеп итү өчен чаралар үткәрү буенча фикерләр, тәкъдимнәр тыңланды.

Билгеле булганча, 2018 елда безнең Минзәлә районы “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм Минзәлә елгасы яр буен реконструкцияләү проекты грант отты. Шушы средстволарга быел биредә биниһая зур эшләр алып барылды. Киләсе елда биредә җиң сызганып төрледән-төрле чаралар үткәрәсе була. Ә шушы яр буе зонасына җәмәгатьчелекне җәлеп итү өчен нинди чаралар үткәрергә кирәк соң? Шушы мәсьәлә буенча эш төркеме берничә тапкыр җыелышып киңәшләште, тәкъдимнәр кертте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев күрсәтмәсе буенча әлеге эш төркеменең чираттагы киңәшмәсе “Юность” спорт мәктәбендә үтте.

Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин түгәрәк өстәл артында үткәрелгән әлеге чараның максатын аңлатып үтте. Биредә катнашучыларга озакламый яңа бинада эшли башлаячак “Веста” күппрофильле яшьләр үзәгенең проектын яклау буенча әлеге үзәкнең презентациясе күрсәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева әйтүенчә, әлеге презентация башка учреждениеләр вәкилләре карап, үрнәк алсыннар өчен күрсәтелде. Чөнки декабрь башында булачак җәмәгатьчелек тыңлауларында һәр учреждение шушындый типта презентация әзерләргә тиеш. Ягъни яр буе зонасында чаралар үткәрүне кем ничек күзаллый, нинди чаралар үткәрергә планлаштыра, шушы хакта презентацияләрен яклаячаклар.

Бу юлы район яшьләр бүлеге Минзәлә шәһәре яр буенда нинди спорт чаралары программалаштырулары турында презентация тәкъдим итте. Шулай ук музей, китапханә, балалар иҗат мәктәбе, кино челтәре, район мәдәният бүлеге тәкъдим иткән презентация буенча фикер алышулар булды.

Нинди идеяләр тәкъдим иттеләр, нинди фикерләр яңгырады, болар хакында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля”газетасының 22 ноябрь санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев