Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә елгасында боз калынлыгы 12 сантиметрга җитә

Боз калын булмасада елгада балыкчылар шактый.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
ГИМСның Чаллы шәһәрендәге подразделение җитәкчесе Әбүзар Нагуманов үз хезмәткәрләре һәм Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов белән Мәлкән, Дусай Кичү, Сарсаз Горы авыллары янындагы су өслегендә рейд үткәрде.
Әбүзәр Нагуманов:
– Боз калын булмаса да, балыкчылар шактый иде. Без алар белән профилактик әңгәмә үткәрдек. Чөнки тагын җылыта, кар сыланган урыннар да күп. Шуңа күрә салкыннарны көтүегезне үтенәбез. Бөтен теләгем, биш сантиметрлы балыкка алданып, кешеләр үзләренең гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде.
ГИМС хезмәткәрләре рейдны “Хивус-10” судносында үткәрделәр.
Рейд башланыр алдыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров белән кышкы чорга эш планы буенча сөйләшү дә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X