Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә эшмәкәрләрен нәрсә борчый

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советының күчмә утырышы Минзәләдә булды. Ул «Бизнес һәм власть» проекты кысаларында ачыктан-ачык сөйләшү формасында узды.

Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшмәкәрләр власть органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирделәр, бизнес алып бару барышында хасил булган проблемалары турында сөйләделәр.

Эшкуарлык советы утырышы спикерлары сыйфатында ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре чыгыш ясадылар.

Тимур Нагуманов ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның һәм экспертларның эшчәнлеге турында сөйләде. Утырыш барышында эшмәкәрләр күтәреп чыккан һәм власть органнарының катнашуын таләп итә торган проблемалы мәсьәләләр һәм темалар Советның 2019 елга эш планына кертеләчәк.

Шулай итеп, Тимур Нагуманов, Ренат Тимерҗанов һәм башка спикерлар Минзәлә районында эшмәкәрлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе ачык калды, шуңа күрә сорау бирүчеләргә контактларын калдырырга туры килде.

Минзәлә эшмәкәрләренең нинди проблемалары бар, утырышта алар нинди мәсьәләләрне күтәрделәр? Бу хакта тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев