Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә гимназиясе укучыларын “Шаян ТВ” телеканалында күрсәттеләр

Гимназиянең ике төркем укучылары җитәкчеләре белән “Шаян ТВ” телеканалы тапшыруында катнашып, театраль студия һәм бию ансамбле эшчәнлеге хакында бәян иттеләр.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Ленар Миннемуллин җитәкләгән театраль студиянең актив әгъзалары – Айнар Хәлиуллин, Ислам Нуриев, Айзилә Исхакова “Шаян ТВ” телеканалында театр студиясе  эшчәнлеге хакында сөйләделәр, тапшыру барышында үзләренең артистлык осталыкларын да күрсәттеләр. Әлеге тапшыру 3 август көнне телевизор караучыларга күрсәтелде.

“Уен” бию ансамле җитәкчесе Роза Биктагирова белән берлектә тапшыруга укучылар – Аяз Галиев, Камилә Галиева, Айнар Хәлиуллин бардылар. Биредә алар бию ансамбленең ни рәвешле гимназиядә барлыкка килүе, конкурс һәм фестивальләрдә ирешкән уңышлары хакында сөйләделәр. Биючеләр турындагы тапшыру 8 август көнне эфирга чыкты.

Әлеге тапшырулардан өзекләрне безнең Вконтакте төркеменә куелган видеолардан карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев