Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары кызыл келәм буенча үтте

Бүген гимназиядә сигез 11 нче сыйныф һәм егерме биш 9нчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Чалт аяз күк йөзе, җылы кояш, балаларның һәм ата-аналарның яхшы кәефе, креатив сценарий, заманча җырлар һәм оста биюләр, һәм әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары – чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм сыйныф җитәкчеләренең шатлыклы да һәм шул ук вакытта бераз моңсу да булган йөзләре соңгы кыңгырау бәйрәменең иң күңелле мизгелләре булды.

11 нче сыйныфны тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының һәр кайсысын гимназия каршына машинага утыртып алып килеп, аларны кызыл келәм буенча үткәреп, тышта узган тантианалы линейкага озаттылар. 9нчы сыйныф укучылары да бәйрәмгә шул рәвешле чыкты.

Чыгарылыш сыныйф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм район җитәкчелеге вәкилләре, чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче укытучылары, ата-аналары килгән иде.

Айдар Салахов, район башлыгы:

–Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын да көтеп алынган бәйрәм белән тәбрик итәм. Җиде ел элек, 2015 елда, әлеге бинаны капиталь ремонтлап, гимназия буларак ачкан идек. Әлеге уку йортын белемле, тәрбияле балалар тәмамлый. Белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү буенча, үсеп килүче яшь буын уңайлы шартларда белем алсын өчен районда, шәһәрдә эшләр дәвам итә. Алда торган имтиханнарыгызны уңышлы гына тапшырып, үзегез сайлаган һөнәр буенча белем алып, илебезнең һәм районның лаеклы кешеләре булып танылыгыз.

Азат Хамаев бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Гимназияне тәмамлаучы укучыларга үзенең теләкләрен җиткергәннән соң, уку йортына спорт туплары бүләк итте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары тантаналы линейкага җыелган укучылар, укытучылар һәм ата-аналар алдында саубуллашу шигырьләре сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Гимназия директоры Гөлназ Халиуллина, беренче укытучылары, әти-әниләре дә аларга бик тә мәгънәле һәм үтемле сүзләр әйттеләр.

Тантаналы линейка ахырында беренче сыйныйфны тәмамлаучы нәни кызчык кулында чыңлаган җиз кыңгырау чыңы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен саубуллашу чыңы гына түгел, ә якты һәм бәхетле киләчәккә чакыру чыңы да булып яңгырасын иде. Хәерле сәгатьтә, укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев