Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә гимназиясенең “Сәяр” труппасы Татарстанның “Сәйяр” фестивалендә җиңү яулады

Фестиваль онлайн-форматта узды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә гимназиясенең “Сәяр” труппасы Татарстан Республикасында үткәрелгән “Сәйяр” фестивалендә гран-при яулады.

- Без узган ел да Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңелләр” әсәре белән катнашып, әлеге фестивальдә 1 урын яулаган идек. Быел исә, Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сәхнәләштердек, гран-прига лаек булдык. Әйтергә кирәк, әлеге әсәрне сәхнәләштерү күп көч таләп итте, 3 ай буена әзерләдек. Күпләр безгә: “Әле беркемнең дә Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен шулай сәхнәләштерүгә алынганы юк иде, зур эш башкаргансыз!”, дип тә әйттеләр, - дип хәбәр итте безгә Минзәлә гимназиясенең “Сәяр” труппасы җитәкчесе, Дамир Сираҗиев Әлфия Авзалова исемендәге, “Тантана” премияләре лауреаты Ленар Миңнемуллин.

"Сәйяр” республика театр фестивале-конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары редакциясе белән берлектә үткәрелә. Анда бөтен республикадан балалар һәм яшьләр театрлары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев