Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә игенчеләре 100 мең тонна ашлык суктырып алдылар

Район игенчеләре ындыр табакларына 100 мең тонна ашлык суктырып кайтардылар. Иң күп өлешне "Мензелинские зори" агрофирмасы хезмәтчәннәре (аеруча Калинин бүлекчәсе - 11 мең тоннага якын) кертте - 45 мең тонна. Чагыштыру өчен: "Чулман" - 11, "Сөт иле Минзәлә" - 14. Игеннәрдән бушаган басуларны саламнан чистарту, туңга сөрү белән беррәттән, рапс...

Район игенчеләре ындыр табакларына 100 мең тонна ашлык суктырып кайтардылар. Иң күп өлешне "Мензелинские зори" агрофирмасы хезмәтчәннәре (аеруча Калинин бүлекчәсе - 11 мең тоннага якын) кертте - 45 мең тонна. Чагыштыру өчен: "Чулман" - 11, "Сөт иле Минзәлә" - 14.

Игеннәрдән бушаган басуларны саламнан чистарту, туңга сөрү белән беррәттән, рапс суктыру (ул 700 гектарда җыеп алынды, республикада иң зур уңыш - гектардан 18 центнер бөртек чыга) һәм кукурузны силоска салу дәвам итә. Кукуруз уруда 12 агрегат эшли. Көзге чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Кояшлы көннәр бодайны да дымлылыгы кимегәч сугып алырга мөмкинлек бирде. Ындыр табакларында чәчүлек өчен бөртек җитәрлек, хәзер шуларны орлык кондициясенә җиткерү өчен эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев