Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә интернат-мәктәбенең 70 еллыгына багышланган билбау көрәше буенча турнир узды

Фото "Юбилейный" спорт мәктәбе архивыннан

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә интернат-мәктәбенең 70 еллыгына багышланган 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча районара турнир узды.

Турнирда Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре командалары көч сынашты.

Тренерлар Фәнир Гәрәев, Ленар Заһриев, Рәмзил Бәдриев, Данис Гәрәев, Рөстәм Хәмидуллин белән шөгыльләнүче "Юбилейный" спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә тәрбияләнүчеләр турнирда актив катнаштылар.
Турнирны тантаналы ачу вакытында "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев көрәш бүлеге тренерлары Данис Гәрәевка һәм Рөстәм Хәмидуллинга нәтиҗәле хезмәте һәм тренерлык эшчәнлегендәге яхшы нәтиҗәләре өчен кулдан чигеп ясалган бүләк кушакларын тапшырды. Шулай ук интернат-мәктәп укучысы Дмитрий Осиповка (тренерлары Рөстәм Хәмидуллин һәм Данис Гәрәев) түбәтәй һәм көрәш аяк киеме бүләк ителде.

Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урын - Минзәлә, 2 - Мөслим, 3 - Тукай районы командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев