Минзәлә интернат-йортында вакцинация үткәрделәр
Гриппка каршы вакцинация ясауның төп максаты - өлкән кешеләрне инфекцияне массакүләм һәм контрольдә тотылмый торган таралудан, грипп эпидемиясеннән саклау.
Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында гриппка каршы вакцинация узды.
Айгөл Маштакова, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры:
- Грипп - иң җитди инфекцияләрнең берсе. Гриппка каршы прививка организмга үз көче белән сакланырга, вирус белән очрашуга әзерләнеп, инфекция белән көрәшергә ярдәм итә.
Хәзер гриппка каршы саклану буенча чаралар күрү иң мөһим вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев