Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә кадет мәктәп-интернатында тантаналы рәвештә ант кабул итү булды

Барлыгы 17 укучы – шуларның 6 сы – кыз бала – тантаналы рәвештә ант бирделәр.

Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Иске Маҗын авылында урнашкан Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернатында ант бирү тантанасы узды.

Әлеге тантанада катнашучыларны – бигрәк тә әлеге шатлыклы һәм дулкынладыргыч мизгелләрне гомер буена истә тотачак 17 баланы, аларның ата-аналарын, килгән кунакларны котлап, мәктәп директоры Илсур Миңнебаев:

- Бүген Ватаныбызның тугрылыклы уллары һәм кызлары булырга, аңа хезмәт итәргә ант бирүче балалар хәзер инде зурракка әйләнәләр, үз өсләренә зур җаваплылык алалар. Балалар, әлеге җиңел булмаган хезмәттә, укуыгызда уңышлар телим, - дип мөрәҗәгать итте.

Балаларны ант бирү белән шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район хәрби комиссары майор Сергей Владимиров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, 4 санлы тикшерү изоляторы җитәкчесе урынбасары эчке эшләр хезмәте майор  Сергей Карпов котладылар. Үз үгет-нәсихәләрен район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыков һәм Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев (ул мәктәпнең хәзерге директоры Илсур Миңнебаевка да, элеккегесе Рөстәм Мөбәраковка да исемнәре шеврон белән язылган чынаяклар бүләк итте) та җиткерделәр.

Тантананың аеруча көтелгән кунаклары Евгений һәм аның хатыны Ирина (1995-2000 елларда Иске Маҗын мәктәбе директоры) Елховлар үзләренең туганнары – чыгышы белән әлеге җирлеккә караган, бүгенге көнгә юкка чыккан Маевкадан булган Бөек Ватан сугышында һаләк булган Василий Степанович Клещевников йөрткән танкның фрагментын мәктәп музеена тапшырдылар.

Тантана укучылар үзләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар мәктәп территориясендәге Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк салдылар, мәктәп музее, аның кабинетлары белән таныштылар (биредә дә “Точка роста” федераль программасы кысаларында эш башкарыла), Васили Клещевниковка багышланган документаль фильм карадылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев