Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мөселман мөгаллимнәре Республика форумына бардылар

12 октябрь Казанда Республика мәчет-мәдрәсәләрендә белем бирүче мөгаллимнәр форумы булып үтте.

Минзәлә районы вәкилләре буларак шәһәр мәчете, Гөлек һәм Бикбау авыл мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимнәр катнашты.

Форум кысаларында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Татарстан Республикасында дини белем бирү үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне карады.

Быел форумда чит ил белгечләре дә катнашты Мисал өчен, филология фәннәре докторы, Сиди Мөхәммәд бин Абдулла исемендәге университетның гарәп теле белеме профессоры (Фес, Марокко) Мөхәммәд әл-Ханнаш “Мароккода һәм аннан читтә туган тел һәм чит тел буларак гарәп телен укыту тәҗрибәсе” белән бүлеште. Ә Сабахаддин Заима исемендәге университеты, чагыштырма лингвистиканы өйрәнүче Әхмәд әр-Рухбан (Истанбул, Төркия) делегатларга “Төркиядә чит ил вәкилләренә гарәп телен укыту тәҗрибәсе” хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев