Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мөселманнары яңгыр теләп намаз укыдылар

Соңгы көннәрдә урнашкан кызу һава торышы бер яктан җәйге кәеф бүләк итсә дә, икенче яктан, кырларда чәчкән икмәк, бакчаларыбызда үсүче яшелчә җимешләр өчен борчу тудыра.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә мәчетенә йөрүче мөселманнар бүген истиска – яңгыр теләү намазын укыдылар.

Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

- Әлеге намазны үткәрү тәкъдиме белән безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков мөрәҗәгать итте. Бер төркем мәчеткә йөрүчеләр белән өйлә намазыннан соң шәһәр читенә чыгып, болында истиска намазын укыдык. Аллаһ Тәгалә кылган гыйбадәтебезне кабул итер, корылык куркынычыннан аралар, кырларыбыз өстендә шифалы яңгырлар явдырыр, мул игеннәр җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип ышанып калабыз, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X