Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә педагогик көллиятендә Муса Җәлил истәлегенә митинг үткәрелде

Чарада барышында герой-шагыйрьнең шигырьләре укылды һәм бюсты белән һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Минзәлә педагогик көллиятендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил истәлегенә багышланган митинг үткәрелде.

Педагогика көллиятенең директоры Ренат Ибраһимов билгеләп үткәнчә, әлеге уку йортының  герой-шагыйрь белән бәйле булуы (фронтка китәр алдыннан Муса Җәлил биредә политукуларда катнашкан) һәм аның исемен йөртүе зур горурлык.

Көллияттә эшләп килүче Муса Җәлилнең мемориаль музей-йорты директоры Алсу Григорьева шагыйрьнең Минзәләдә яшәгән чоры хакында мәгълүматлар китерде. Бер төркем укучылар, студентлар һәм укытучылар төрле телләрдә шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар.

Чара ахырында шагыйрьнең көллият бинасы эчендәге бюстына тантаналы төстә чәчәк салынды. Шулай ук студентлар шагыйрьнең шәһәр үзәгендәге һәйкәле янында да искә алу чарасы үткәрделәр.

Безнең өстәмә

Бүген Минзәлә педагогика көллиятендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган шахмат ярышы да үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев