Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә педагоглары балаларны дистанцион укытуга әзерләнәләр

Коронавирус таралудан саклану өчен республикада, шул исәптән Минзәлә районында 6 апрельдән мәктәп укучыларын дистанцион укыта башлыйлар.

Барлык мәгариф оешмаларының мөмкинлекләре алдан билгеләнгән, укучыларга белем бирү берничә төрдә оештырылачак.

–Интернет шәһәрдә дә, авылларда да бар. Шуңа күрә интернет мәсьәләсе буенча проблема булмас. Ә дистанцион укытуга бәйле рәвештә безнең идарәдән безгә әлегә бернинди күрсәтмә дә килмәде, – диде Таттелекомның Минзәлә РУЭСы начальнигы Артур Сизов.

–Без дистанцион укыту буенча яңа гына ВКСта булдык. Хәзер бар мәктәпләр дистанцион укытуга әзерләнә. Укучыларга белем бирү берничә төрдә, онлайн-платформада оештырылачак. Дистанцион укыту ничек оештырылачак, без аларны соңрак хәбәр итәрбез. Әмма шунысы әйтә алам, өендә дистанцион укырга мөмкинлеге булмаган укучыларны да укыту мөмкинлеге тудырылачак, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев.

Мәктәпләрдә исә укытучылар расписаниеләр төзү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев