Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә педагогоия колледжында “Әдәби табышмак” республика бәйгесе үтте

М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлар арасында “Әдәби табышмак” дип аталган республика бәйгесе узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әлеге республика бәйгесендә катнашырга заявка бирүче уку йортлары исемлеге шактый булса да, һава торышының начар булуы сәбәпле күрәсең килүчеләр дүртәү генә иде. Шул рәвешле педагогия коллияте белән бергә бер укытучы һәм ике студенттан торган биш команда үзара көч сынашты. Бәйгене Казан Федераль Университетының Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде.

Биремнәрнең күбесе татар әдипләренең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән иде.Катнашучыларга кроссворд та чишәргә, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап та бирергә, “Кахут” уены да уйнарга, туган төбәкләрендәге язучылар белән таныштырырга һәм үз куллары белән эшләнгән күчтәнәч буенча табышмаклар уйларга кирәк иде. Студентлар да, җитәкчеләре дә биремнәрне бик яхшы башкарып чыктылар.

Гомәр Даутов:

–Минзәлә мин еш киләм, колледж уздырган республикакүләм чараларда беренче генә катнашуым түгел. Оештыру югары дәрәҗәдә куелган. Бүгенге чара табышмакларга, яшерен сүзләргә багышланган. Уйлап карасак, һәр сүз табышмак. Шундый теория бар: телләр килеп чыгышы, ул “балалар сөйләме” теориясе дип атала. Гадәттә балалар иң гади авазлардан сөйли башлый. Телләрнең борынгылыгын да без сүзләрнең ничә аваздан торуына карап нәтиҗә чыгарабыз. Татар теле дә бик борынгы тел дип фикер йөртергә нигез бар, чөнки күп сүзләр берничә аваздан гына тора һәм алар тормыш өчен иң мөһим предметларны аңлата. Әйтик, ут, су, аш, ук, ит, ир, эт, ат һәм башкалар. Мондый кыска сүзләр бар телләргә дә хас күренеш түгел.

Нәтиҗәдә, Минзәлә педагогия колледжының “Хуҗалар” командасы беренче урынга, Яр Чаллы педагогия колледжының “Сәйлән” командасы икенче урынга лаек дип табылды. Бер үк төрле очко җыеп 3 нче урынга ике команда – Лаеш техник-икътисад техникумы һәм Актаныш технология техникумы командалары чыкты. Түбән Кама агросәнәгать колледжы «Җиңүгә омтылыш” номинациясендә бүләкләнде.

Килгән кунаклар М.Җәлил музеен да карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев