Минзәлә район хуҗалыклары 4200 тонна печән хәзерләгәннәр
18 июньгә барысы 3600 гектарда күпьеллык үлән чабылган, район хуҗалыклары барысы 4200 тонна күләмендә генә печән хәзерләгәннәр. Печән хәзерләүдә "Заиковский" ҖЧҖ, "Вамин Минзәлә" агрофирмасының "Мәлкән" хуҗалыгы, "Чулман" агрофирмасының "Вахитов", "Байлар" хуҗалыклары яхшы эшлиләр. Яфрак азык әзерләүдә "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында бу эш ярыйсы гына бара, аларда барлыгы 15 тонна яфрак азык...
18 июньгә барысы 3600 гектарда күпьеллык үлән чабылган, район хуҗалыклары барысы 4200 тонна күләмендә генә печән хәзерләгәннәр. Печән хәзерләүдә "Заиковский" ҖЧҖ, "Вамин Минзәлә" агрофирмасының "Мәлкән" хуҗалыгы, "Чулман" агрофирмасының "Вахитов", "Байлар" хуҗалыклары яхшы эшлиләр. Яфрак азык әзерләүдә "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгында бу эш ярыйсы гына бара, аларда барлыгы 15 тонна яфрак азык хәзерләнгән. Печәнне бер баш шартлы терлеккә бер тонна исәбеннән әзерләргә кирәк. Сенаж салырга "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калинин" хуҗалыгы, "Чулман" агрофирмасының механикалаштырылган терлек азыгы хәзерләү отряды эшкә кереште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев