Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы гектар төшеме буенча Татарстанда дүртенче урында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 7474 гектарда игеннәр суктырылган, бу планлаштырылган мәйданның 15,6 проценты дигән сүз.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Шуның эченнән борчак-409, арпа-2320, солы-81,көзге бодай 4584 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 37978 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 50.8 центнер тәшкил итә.  Республикада һәр гектардан уртача  уңыш алу буеча районыбыз Зәй-62ц., Тәтеш-56,7ц., Сарман-52,7ц. нан калышып дүртенче урынны били. Район буенча көзге бодайның уртача уңышы-54 ц., арпаныкы- 35,8 ц.,борчакныкы-36,4 ц.,солы 55,1 центнер тәшкил итә.  Иң югары уңыш әлегә “Мензелинские зори” агрофирмасында, аларда көзге бодайның гектар куәте 59,4 центнер.  “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 81 гектар солының һәр гектарыннан 55,1 центнер уңыш җыеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев