Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы игенчеләре экватор сызыгына якынлашалар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 21445 гектарда игеннәр суктырылган

Бу җыеп аласы мәйданның 48,8 проценты дигән сүз. Район хуҗалыклары һәм КФХлары беренче 100 мең тонна бөртекле  һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алдылар. Уртача һәр гектардан 49,7 центнер уңыш чыга. Кичә “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы механизаторлары 6 мең гектарга якын көзге бодайны суктырып бетерделәр, һәр гектардан уртача57,1 центнер бөртек чыкты.  Бүген бу хуҗалык игенчеләре рапс культурасын суктыра башладылар һәм гектар төшеме уртача 28 центнер тәшкил итә. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы бодай суктыра башлады һәм 1150гектардан артыкмәйданда суктырып алдылар, гектар төшеме 58,2центнер тәшкил итә. Бу хуҗалык игеннәрнең 62 процентын җыеп алды.15 нче август көнне район кырларында 92 комбайн эшләде, шуның 74 е-хуҗалыкларныкы, 18е фермерларныкы. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 4447 тонна салам төргәкләргә төрелгән. Саламны ферма яннарына ташу һәм халыкка өләшү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X