Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Рамазан ае башлану буенча мөрәҗәгать итте

Рамазан - таң беленгәннән алып, кояш баеганчыга кадәр ризыктан, судан тыелып тору, изгелекләр кылу һәм начарлыклардан, гөнаһлардан саклану ае.

(13 апрель, "Минзәлә-информ")

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков:

- Аллаһ Раббыбыз әйтте: «Уразадан кала Адәм баласының бөтен эше дә үзе өчен эшләнә. Ә ураза – Минем өчен. Мин аңа әҗерне Үзем белеп бирәчәкмен. Ураза – калкан ул». Бу айда изге ниятләребез һәм гамәлләребез нинди хәлдә икәнле ачыклана. Рамазан - дингә, гореф-гадәтләргә, гаилә һәм якыннарыбызга, ике дөнья бәхетенә ирешерлек эшләргә игътибарыбызны арттырырга бер сәбәпче булса иде.

 Аллаһ Тәгалә районыбыз халкына, милләттәшләребезгә иман байлыгы, иминлек һәм тынычлык, ике дөнья бәхете насыйп итсен! Аллаһ Раббыбыз шушы Рамазан аен мөбәрәк кылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев