Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре

Язгы кыр эшләрендә ни әйтсәң дә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны өстәмә тукландыру, тырмалау төгәлләнде, дым каплату 90,5 процентта башкарылды. Бу хуҗалык 250 гектар арпа һәм 150 гектар борчак һәм 100 гектар сабан бодае чәчәргә дә өлгерде.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар-9800, күпьеллык үләннәр-7100 гектарда өстәмә сый алган, шулай ук көзге чәчүлекләр-6500, күпьеллык үләннәр-7600 гектарда тырмаланган, дым каплату 30100 гектарда башкарылган.  Язгы чәчү өчен  орлыкның  3600 тоннасы  инкрустацияләнгән.  “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 500 гектарда гәрчич чәчтеләр. “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 150 гектарда арпаны җир куенына иңдерделәр. Шулай ук Заиковский хуҗалыгы механизаторлары көнне-төнгә ялгап эшләп күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамладылар, көзге культураларны өстәмә тукландыруны-67, күпьеллык үләннәрне тырмалауны-100, көзге культураларны тырмалауны 66,7 процентта, дым каплатуны 54,5 процентка башкардылар. Әле яңа гына оешкан “Мөслим-август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе механизаторлары көзге культураларны 1202 гектарда өстәмә тукландырдылар, көзге культуралар тырмалауны 515 гектарда башкардылар, 5455 гектарда дым каплаттылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев