Минзәлә районы хуҗалыкларының ындыр табакларына 17455 тоннадан артык ашлык кайтарылды
Уракта “Калморза” хуҗалыгының 8 комбайнчысы да район комбайнчылары арасында иң алдынгылар. Аларның һәрберсенең эш күрсәткече 600 тоннадан артык.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,5нче августка барлыгы борчак-935, көзге бодай-12042, арпа778 гектар мәйданда суктырып алынган. Барлыгы 17455,8 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. “Калморза” хуҗалыгы 423, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы 400 гектарда борчак сугуны төгәлләде. “Клешевников” КФХсы борчак суктыруга керешмәде. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП игенчеләре 350 гектарда көзге бодай суктырдылар һәм гектар күәте 67,7 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 46комбайн эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев