Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы команда-штаб өйрәнүләрен "олы плюс белән яхшы" билгесенә узды

Өйрәнүләрнең беренче этабы тәмамланды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә районының Гражданнар оборонасы штабы, эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм территориаль формированиеләре эшен оештыруга әзерлеге "олы плюс белән яхшы" билгесенә бәяләнде. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Павел Родионов команда-штаб өйрәнүләренең беренче этабы нәтиҗәләре буенча узган утырыш вакытында шундый бәя бирде.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Минзәлә районының әзерлеге башка районнардагыга караганда югарырак, - дип билгеләп үтте ул, район хезмәтләре, эш төркемнәре һәм районның эвакуацияләү-кабул итү пунктлары эшенә йомгак ясап.

Шул ук вакытта Павел Родионов хәбәр иткәнчә, РФ законнарындагы үзгәрешләр нигезендә, муниципаль берәмлекләр территориясендә мондый команда-штаб өйрәнүләре 5 елга бер тапкыр түгел, ә 3 елга 1 тапкыр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X