Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре белән медицина хезмәткәрләре кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклыйлар. Алардан чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп ителә. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау – бу бәя биргесез сыйфатлар чын медицина хезмәткәрләренә хас.
Бүген район мәдәният йортында районыбызның медицина хезмәткәрләре өчен бәйрәм тантанасы булды.
Бәйрәм тантанасын үткәрү өчен Алабугадан махсус сәнгать осталары чакырылган иде. Алар район медицина хезмәткәрләренә матур концерт күрсәттеләр.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин медицина хезмәткәрләрен, гомерләрен шушы тармакка багышлаган ветераннарны бәйрәм белән котладылар.
– Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм зур хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга, шушы өлкәдәге ветераннарга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлары һәм рәхмәтләре сезгә иң зур бүләк булсын! – диде район башлыгы Айдар Салахов.
Бәйрәм тантанасында бер төркем медицина хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Безнең өстәмә
Бүген Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренә 200гә якын машина тапшырды.
Безнең район үзәк хастаханәсенә дә 3 автомобиль алып кайттылар.
Узган елда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча федераль бюджет хисабына республикага 88 автомобиль сатып алынган. Шул ук программа буенча 2021-2025 елларга авыл җирлеге, бистә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларын, район үзәк хастаханәләрен санитар автотранспорт белән җиһазландырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев