Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы вәкилләре ТР Диния Нәзарәте Аксакаллар шурасы тарафыннан уздырылган Хәтер көнендә катнаштылар

Чара ел саен мөселман календаре буенча 13 шәввәл көнендә үткәрелә

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм район Аксакаллар шурасы рәисе, Усай авылы имам-хатыйбы Мирзаһит хәзрәт Галиев ТР Диния Нәзарәте Аксакаллар шурасы тарафыннан казанда, Кол Шәриф мәчетендә  үткәрелүче Хәтер көнендә катнаштылар.  “Хәтер көне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән ел саен республиканың барлык мәчетләрендә һәм барлык теләүчеләр катнашында Һиҗри буенча Шәүвәл аеның 13 көнендә искә алына”, - дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәте сайты. Бу көнне инебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына һәлак булган татар халкының батырлары искә алына, алар рухына догалар укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X