Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәтнең Ураза гаете белән котлавы

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм. Рамазан ае - ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакълану, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала. Бүген мөселман дөньясы чын-чынлап яңарыш кичерә. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле...

Хөрмәтле мөселманнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм.

Рамазан ае - ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакълану, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала.

Бүген мөселман дөньясы чын-чынлап яңарыш кичерә. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле илебездә традицион ислам тарафдарларының илнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары әһәмияткә лаек.

Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев