Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы терлекчеләре терлекчелекне торгызу юлында

    "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының "Якты юл" хуҗалыгында шушы көннәрдә узган семинар районда авыл хуҗалыгын, аерым алганда терлекчелекне аякка бастыруга юнәлтелгән беренче этапның соңгысы иде. Ике атнадан Мәлкән фермасында да семинар үтәчәк. Анысы куелган таләпләрнең үтәлешенә йомгак ясауга багышланачак. Хуҗалык җитәкчеләре, мал табиблары, зоотехниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр, хисапчылар катнашкан бу чараны...

    "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының "Якты юл" хуҗалыгында шушы көннәрдә узган семинар районда авыл хуҗалыгын, аерым алганда терлекчелекне аякка бастыруга юнәлтелгән беренче этапның соңгысы иде.

    Ике атнадан Мәлкән фермасында да семинар үтәчәк. Анысы куелган таләпләрнең үтәлешенә йомгак ясауга багышланачак. Хуҗалык җитәкчеләре, мал табиблары, зоотехниклары, ферма мөдирләре, терлекчелек буенча белгечләр, хисапчылар катнашкан бу чараны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов алып барды. Юрий Исламов фикеренчә, беренче этапта куелган таләпләр: бозаулату бүлекләре булдыру, яңа туган бозауларга читлекләр ясау, ясалма орлыкландыру операторларын табу, контроль үлчәү, контроль саву, туган бозауларны саклау - әле һаман да тулысынча үтәлмәгән. Шуңа ике атна эчендә сыерларның продуктлылыгын бер килограммга арттыру белән беррәттән, икенче этапны - күп сөт бирүчән сыерлардан алынган бозаулар, таналар төркемнәре туплауны тормышка ашыра башларга вакыт. Юрий Исламов җитәкчеләрне, белгечләрне фермаларда ешрак булырга чакырды, кабинетларда гына утырып эш бармаганлыгын әйтеп узды. Терлекчелек буенча бухгалтерларга, экономистларга саннарны һавадан алып түгел, фермада булып, реаль обстановканы белеп язарга кушылды. Рационны карап һәр төр малга аеры төзергә, учет эшен җайга салырга, айга ике мәртәбә контроль үлчәү уздырырга кирәклегенә басым ясады. "Якты юл" хуҗалыгында терлекчелек тармагы ни хәлдә, терлекчелек буенча биредә нинди яңалыклар бар? Район терлекчеләре алдына нинди бурычлар куелды? Болар хакында тулы язманы "Минзәлә"-"Мензеля" газеталарының 17 гыйнварь, җомга санында укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: