Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында пенсия алучылар арта

1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча Минзәлә районында барлыгы 9131 пенсионер яши. 1 гыйнварга уртача пенсия күләме 9030 сум 47 тиен тәшкил иткән, 1 февральдән үзгәрешләр көтелә. Түләнгән пенсияләр күләме 975 млн сум, бу 2012 нче ел белән чагыштырганда 68 млн сумга артыграк. Барлыгы 35220 шәхси мәгълүмат кабул ителгән һәм тикшерелгән....

1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча Минзәлә районында барлыгы 9131 пенсионер яши.
1 гыйнварга уртача пенсия күләме 9030 сум 47 тиен тәшкил иткән, 1 февральдән үзгәрешләр көтелә. Түләнгән пенсияләр күләме 975 млн сум, бу 2012 нче ел белән чагыштырганда 68 млн сумга артыграк. Барлыгы 35220 шәхси мәгълүмат кабул ителгән һәм тикшерелгән. Районның эшләүче пенсионерларының пенсия счетына 233 млн сум иминият взнослары кертелгән.
Республика буенча саннарга килгәндә, бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 75 мең пенсионер яши. Пенсиянең уртача күләме - 9851 сум. Аларга 149 млрд сум пенсия түләнгән, бу 2012 нче елга караганда 20 млрд сумга күбрәк. Пенсия фонды базасында 2 млн шәхси мәгълүмат саклана. Республиканың эшләүче пенсионерларының пенсия счетына 68 млрд сум иминият взнослары кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев