Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында үткән халык җыенында тормышчан тәкъдимнәр яңгырады

Кадрәк авылында үткән халык җыенында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар: Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм күрше авылларда яшәүчеләр катнашты. Җыен башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин Кадрәк авылында яңа төзелгән полициянең участок...

Кадрәк авылында үткән халык җыенында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар: Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм күрше авылларда яшәүчеләр катнашты.

Җыен башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин Кадрәк авылында яңа төзелгән полициянең участок уполномоченные йортын карап чыкты, ул әлеге йорттан бик канәгать калды. 12 август көнне Кадрәк авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда ясаган чыгышында:

-Бу җыеннарда без халык белән элемтәгә кереп , күзгә-күз карашып сөйләшергә булдык. Халык биргән наказларны партия программасына кертеп, иң кирәклеләрен сайлап алып,финанс мөмкинлегенә карап эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы. Без авыл халкын эшле итәр өчен төрле программалар кабул итеп, аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Татарстанда соңгы елларда нык үсте, ул күп күрсәткечләр буенча Россия күләмендә беренче бишлектә.

Ул кыскача чыгышында дөньядагы вәзгыятьнең Татарстанда да кыенлыклар тудырырга мөмкинлеген әйткәннән соң, товарларга кытлык, бәяләр өскә сикермәсен өчен Татарстан җитәкчелеге, депутатлар, республика хөкүмәте барысын да эшләячәгенә ышандырды. Киләчәктә дә Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгын саклау буенча туктаусыз эш алып барылачак, диде.

Аннан соң Алмаз Шәрипов сүз алды. Ул район халкы белән 8 ел бергә эшләвен, ТР Дәүләт Советы депутаты булганда юл проблемасын чишеп 82 км. юл салдыруын, инвестор буларак җирлек халкын эш белән тәэмин итүен, авылда яшәүчеләргә 42 өй салдыртуын, фермаларны маллар белән тулыландыруын билгеләп үтте. Алга таба да районда һәм аның авылларында булган проблемаларны чишәчәген, тормышны бергә алып барачагын азсызыклады. Ирек Шәрипов үз чыгышында халыклар арасында милли сәясәт эшләре һәм милләтара мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнәчәгенә басым ясады.

Халык җыенында катнашучылар Гөлназ Вильданова Хуҗәмәт авылында мәдәният йортын реконструкцияләп,капиталь төзекләндерү, Әмир Нәбиуллин Наратлы Кичү авылында җәмәгать үзәге кирәклеге, Фаяз Камалов Кадрәк авылында Минзәлә елгасын икенче җирдән борып җибәрү буенча проблемаларын күтәрделәр. Алар күтәргән проблемаларны районның социаль үсеш буенча җирле программаларга кертергә тәкъдим ителде. Район башлыгы Айдар Салахов әйткәнчә, юллар (шул исәптән фермер Айдар Әхмәтшин күтәргән Шикәрле Каенда да) районга бик күп кирәк әле. Алар район программасы аша да, Татарстан Хөкүмәте программалары буенча да акрынлап хәл ителәчәк.

Җыен башланганчы, күп кеше язмача гозерләрен биредә ачылган"Бердәм Россия"нең җәмәгать кабул итү пунктына калдырды. Җыенда күтәрелгән Хуҗәмәт авылында клуб проблемасы чыннан да игътибарга лаек. Ул 1967 елда төзелгән, моңарчы бер тапкыр да капремонт үткәрелмәгән, кыш көннәре суык. Биредә реконструкция үткәрелсә, аңа авыл җирлеген, почта бүлеген һәм саклык банкы филиалын урнаштырырга мөмкин булачак. Авылда 800дән артык кеше яши, шуларның 30 проценты яшьләр, алар мәдәният учагына бик теләп йөриләр. Наратлы Кичүдә дә халык күп яши. Мондагы клуб шулай ук 60 нчы елны төзелгән. Биредә җәмәгатьчелек үзәге төзелсә, клуб белән бер түбә астына китапханә һәм ФАПны урнаштырырга мөмкин булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сез биргән сораулар белән килешәбез. Минзәлә район халкы фикерләрен хуплыйбыз һәм партиянең алдагы 5 еллык проектларына кертергә тырышачакбыз",-дип ассызыклады Фәрит Хәйруллович.

Фәрит Мөхәммәтшин безнең районда дәүләт программалары нигезендә төзелүче тагын ике объект белән танышты: Кадрәк мәктәбе янында ук төзелгән спорт мәйданчыгында булып, яшь спортчылар белән әңгәмә корды; быелгы капиталь ремонттан соң куәтле ресурс үзәгенә әйләнеп баручы авыл хуҗалыгы техникумында, әлеге уку йорты директоры Эльвира Фәттаховадан биредәге үзгәрешләр турында сораштыра-сораштыра, яңа ачылган кабинетлар белән танышты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның район активы белән очрашуы вакытында минзәләлеләр район балалар поликлиникасының бик кысан бүлмәдә урнашуы, Садак бистәсендә үзәкләштерелгән канализация челтәре кирәклеге, Куян авылының бетеп баруы турында борчылуларын язмача белдерделәр, Садак бистәсендә республика программасы буенча 260 урынлы балалар бакчасы төзелүенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фәрит Хәйруллович биредә дә кешеләр әйткән проблемалар белән танышкач, аларны "Бердәм Россия" сәяси партиясе кабул иткән биш еллык эш планына кертеп хәл итәргә тырышырбыз, диде.

Соңыннан ул Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильдановага һәм район Советы депутаты Эдуард Кузнецовка Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев