Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районының өч авылында спорт мәйданчыклары ачылды

    Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру -безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан бүген Татар Мөшегесе урта мәктәбендә, Югары Тәкермән, Кадрәк гомумбелем мәктәпләрендә дәүләт программасы кысаларында спорт мәйданчыклары ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов,...

    Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру -безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан бүген Татар Мөшегесе урта мәктәбендә, Югары Тәкермән, Кадрәк гомумбелем мәктәпләрендә дәүләт программасы кысаларында спорт мәйданчыклары ачылды.

    Тантанада ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, район башлыгы Айдар Салахов, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов һәм башка рәсми затлар катнашты.

    -Республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Милләтара мөнәсәбәтләр нык булганда, җирле халык яхшы яшәгәндә генә, тәртип, тынычлык булачак, - диде үз чыгышында Ирек Илдус улы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: