Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районын ТНВ каналының “Татарлар” программасында күрсәтәчәкләр

Үткән ялларда районыбызда: Минзәлә шәһәрендә, Тулбай, Тауасты Байлар, Наратлы-Кичү авылларында ТНВ каналының төшерү группасы булып китте.

Республика каналы тележурналистлары шәһәребездә әле быел гына “Демография” милли проекты кысаларында калкып чыккан “Балачак” балалар бакчасында, шулай ук Минзәлә педагогик көллиятендә булдылар. Авылларга килгәндә, Тулбай авылы көн-күреше, шулай ук анда уңышлы эшләп килүче КФХ “Загиев” белән таныштылар.

Тауасты Байлар авылында журналистлар мәдәният йортында булдылар, аның холлында ук оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсен, шулай ук “Ядкәрь” ансамбле чыгышын карадылар, авыл музее белән таныштылар.   Танылган балта остасы Хәмит ага Гильфановта һәм иске сәгатьләр җыю белән мавыгучы Наил Шайхетдиновта кунакта булдылар. Наратлы-Кичүдә картина галереясын ачылуы белән таныштылар.

Төшерү группасын озата йөргән Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итүенчә, районыбыз турында сюжетны өзекләп-өзекләп берничә тапшыру дәвамында күрсәтәчәкләр. Наратлы-Кичү авылындагы картина галереясы ачылуы турындагы сюжетны инде бүген үк ТНВ-Планета каналында “Татарлар” программасында 17.30 һәм 20.05 тә карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев