Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районына кичекмәстән 14 табиб кирәк

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Мөбәрәкшин ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевның медицина хезмәткәрләре белән очрашуында әйтте.

(Минзәлә, 22 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). “Иң өстенлеке, иң мөһим мәсьәлә –табиблар составы белән комплектлаштыру. Табиблардан иң беренче чиратта 4 участок терапевты һәм гомуми практика табибы кирәк. Моннан тыш табиб-педиатр, шулай ук тар белгечлеккә ия булган табиблар таләп ителә. Авыллардагы ФАПларга дүрт фельдшер җитми”, дип кадрлар мәсьәләсеннән башлады үзенең чыгышын баш табиб Наил Мөбәрәкшин. Очрашуда катнашучыларга район үзәк хастаханәсенең перспективага планнары турында сөйләде.

Очрашуда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов кадрлар проблемасын хәл итү юлын быел файдалануга тапшырылачак 18 фатирлы һәм быел төзеләчәк 27 фатирлы торак йортлар белән бәйләде.

“Медицина хезмәткәренең эше гади түгел. Үзебезнең медучилищены, педкөллиятне тәмамлаучылар арасыннан җирле кадрларны тупларга тырышырга кирәк. Яшьләрне җәлеп итәргә бөтен шартлар тудырыла: уңайлы хезмәт урыннары, балалар бакчалары җитешле, йортлар төзелә”, диде район башлыгы Айдар Салахов.

 “2015 елда гомер озынлыгы Татарстанда 72,8 яшь булса, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, ул 74,3. Гомер озынлыгы ул математик гамәлләр белән генә исәпләнми, ә бәлки күп төрле факторларны үз эченә ала”, диде очрашуда катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев республика программалары турында сөйләгәндә “Демография” милли проектының бер өлешен алып торган уртача гомер озынлыгына тукталып.

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре медицина буенча һәм  шәһәр тормышына кагылышлы (нигездә тротуарларга кагылышлы) үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Баш табибның поликлиника буенча урынбасары Муса Хәбибуллин стоматологлар өчен бүгенге көндә иң актуаль проблема – денталь рентген аппараты таләп ителүе турында депутатка үтенечен белдерде.

Безнең өстәмә

Киләсе елда хастаханә бинасы белән янәшә яңа балалар поликлинасы төзү планлаштырыла. Анда көнгә 60 пациент кабул итү күздә тотыла. ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев аның урыны, проекты белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев