Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районына яңа прокурор билгеләнде

РФ генераль прокуроры боерыгы нигезендә, Минзәлә районы прокуроры итеп моңа кадәр Актаныш районы прокуроры булып эшләгән юстициянең өлкән киңәшчесе Рамил Аскаров билгеләнде.

(Минзәлә, 11 август, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков  Рамил Аскаровның Минзәлә районы прокуроры итеп билигеләнүе турында Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгын укыды, Рамил Камил улының тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды,  уңышлар теләде.

Рамил Камил улы 1980 елның 3 сентябрендә ТАССРның  Азнакай районы Урсай авылында туган. 2002 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Прокуратура органнарында 2002 елдан бирле эшли. 2002-2010 елларда – Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе, урынбасары, 2010 елдан бирле –Актаныш районы прокуроры булып эшли.

Минзәлә районының элеккеге прокуроры Феликс Хафизов Мамадыш районы прокуроры итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев