Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында бергә 65 ел яшәгән гаиләне котладылар

Иске Иркәнәш авылында Исламовлар гаиләсе үрнәк, авылдашлары арасында абруй һәм ихтирам казанган гаилә булып санала, гаилә нигезләре ныклыгы белән аерылып тора. 1955 елның 15 июнендә алар туйларын билгеләп үтәләр һәм шул вакыттан бирле бергә яшиләр.

(Рөстәм Хәкимҗанов "Минзәлә-информ")

Гаилә Иске Иркәнәш авылында яши, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 5 оныклары, 5 оныкчыклары бар. Ике кызлары да медицина училищесын тәмамлаган, белгечлекләре буенча эшләгәннәр. Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Уллары Әнвәр туган авылында әти-әнисе белән яши, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Нагыделбанат Исламова:

-1955 елларда Әлмәтнең нык төзелгән чагында, мин анда эшли идем. Монда апалар - җизниләр тора иде. Әнкәй апаларның балаларын карар өчен алар янында килде. Отпускага алар янына кайткач, берничә тапкыр очрашудан соң, димләделәр дә, менә шулай 65 ел бергә яшибез. Авылда калдым. Эшләдек тә эшләдек, ике тапкыр өйләр салдык бергәләп. Балалардан хәзер миһербанлык кына көтеп ятабыз инде. Кайтып күрешеп, булышып китсәләр сөенеп ятабыз.  Хәзер бит элеккеге кебек Ык елгасынан бәке тишеп су ташыйсы юк. Газ өебездә, су ишек алдында гына.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова Миңнерәҗәп Ислам улы һәм Нәгыделбанат Исламовлар гаиләсенә аларның өйләрендә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.

Миннераҗәп Ислам улы һәм Нәгыделбанат Динмөхәммәт кызы 65 ел бергә гомер кичерәләр, районда бер-берсенә карата мәхәббәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаилә буларак танылдылар, мул тормышка ирештеләр, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләделәр.

Миннәҗәп Исламов:

-Яшьләргә киңәш: олы кешенең сүзен тыңласыннар. Олы кешенең сүзен тыңласалар, тормыш та әйбәт бара, өйдә савыт-саба да шалтырамый. Һәрберсе үз урынында була. Береңнең сүзең берең тыңларга кирәк. Әме дисә - ә, яме дисә- ярар. Менә шуннан да әйбәте, шуннан да яхшысы юк киңәшнең. Бөтенесе дә табыла, бөтенесе дә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X