Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында авиакатастрофа корбаннарын соңгы юлга озаттылар

Ольга Миңнебаева һәм Александр Зыковның туган көннәре дә, үлү көннәре дә бер үк

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәләдә Никольский кафедраль соборында узган якшәмбедә булган авиаһәлакәт корбаннары -шәһәрдәшләребез Александр Зыков һәм Ольга Миннебаеваны соңгы юлга озаттылар. Панихиданы собор настоятеле иерей Роман Храмутичев ясады, аңа гыйбадәт үткәрүдә Казан-Богородица чиркәве рухание Евгений Лазарев хезмәт итте.

Соборда һәлак булганнарның туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, танышлары, шулай ук әлеге фаҗигагә битараф булмаучылар җыелды. Вакытсыз гүр иясе булган Александр Зыков һәм Ольга Миннебаева белән хушлашырга килүчеләр арасында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов та бар иде.

- Президентыбыз, республика җитәкчелеге исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Куркыныч фаҗига безнең арадан районыбыз кунаклары, якыннарыбыз, танышларыбыз булган 16 кешене алып китте. Алар барысы да спортчылар иде - яшь, шат күңелле кешеләр, безнең хәтердә шулай булып калачаклар да. Бу минутларда туганнарга һәм якыннарына сабырлык, ныклык телим, - диде ул.

Иерей Роман Храмутичев билгеләп үткәнчә, бу фаҗига аның йөрәгенә бик тирән үтеп керде:

- Без бүген якташларыбыз: шәхси дустымны Саша абыйны һәм бөтенләй яшь кыз булса да күп тапкырлар парашюттан сикергән спортчы кыз Оляны, соңгы юлга озатабыз. Аларның туган көннәре дә (икесе дә 27 сентябрь көнне туган), үлем көннәре дә бер үк көн... Күрәсең, Аллаһы Тәгалә аларны бер-берсенә шулай бәйләгән..

Роман атакай Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның кайгы сүзләрен укыды, әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә, Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл да кайгыларын уртаклашуын белдерде.

Роман атакай Космонавтлар әзерләү үзәге, космонавтлар, Россия Геройлары Михаил Тюрин һәм Сергей Рыжиков, шулай ук Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйковларның кайгы уртаклашу сүзләрен дә җиткерде.

Россия ДОСААФ Татарстан Үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы начальнигы Равил Нурмөхәммәтов та һәлак булучыларның якыннарының кайгыларын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X