Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында бозда рейдлар дәвам итә

29 ноябрьдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллы эзләү-коткару отряды коткаручылары Асадуллин Р.Р., Фәтхуллин Д.З., өлкән участок уполномоченные Шайәхмәтов Р. Р., «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 122 ПСЧ-15 янгын сүндерүчеләре Мерзляков В. А. һәм административ комиссиянең баш белгече Кириченко М. Р. белән берлектә бозда куркынычсызлыкны профилактикалау буенча чираттагы рейд үткәрелде.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Миләүшә Кириченко:

- Боз өстендә йөрү, кагыйдә буларак, һәрчак куркыныч тудыра. Хәзерге вакытта кышкы балык тотарга яратучылар потенциаль куркыныч янаган төркемгә керә, шуңа күрә, бозга чыкканчы, кешеләргә куркынычсызлык тәэмин итә торган, бәлки әле тормышларын саклап кала торган кагыйдәләрне искә төшерү артык булмас.

Исегездә тотыгыз: боз калынлыгы һәркайда да бертөрле түгел, хәтта ныклы бозда да, кар катламы күренми торган бәкеләр, яргаланган урыннар булу аркасында, куркыныч янаган урыннар да бар. Боз көчле агым, су асты чишмәләре чыккан, су үсемлекләре үскән урыннарда, агач, куаклыклар янында ныклы булмый. Балык тоту, азартлы һәм мавыктыргыч шөгыль булса да, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында онытмаска кирәк, үз тормышыгыз һәм гаиләләрегез язмышыгыз өчен җаваплы булуыгыз турында онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X