Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында эшсезлек буенча максималь пособиены 140 кеше ала

Коронавирус эпидемиясенә бәйле рәвештә эшсезләргә түләүләр буенча да үзгәрешләр кертелде.

(Минзәлә, Флура Мусина, "Минзәлә-информ"). Ярты елда эшсезләргә күпме пособие түләнүе хакында Минзәлә районы мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Самигуллина сөйләде.
– Эшсезлек буенча пособие күләме эшсезлек алдыннан булган гражданинның хезмәт һәм башка эшчәнлек төренә, соңгы өч айдагы эш урыны буенча исәпләнгән уртача хезмәт хакы күләменә, шулай ук ул яши торган җирлеккә бәйле. Шул ук вакытта эшсезлек буенча пособие күләме эшсезлек буенча пособиенең максималь күләменнән (2020 елда – 12 130 сум) артык һәм минималь күләменнән (2020 елда – 1500 сум) ким булмаска тиеш. Коронавирус аркасында 2020 елның 1 маеннан 31 августына кадәрге чорда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 4500 сум тәшкил итә. Шушы рәвешле пособиене арттырып түләү коронавирус пандемиясе чорында социаль тотрыклылыкны саклауга юнәлдерелгән чаралар исемлегенә керә.
Әлеге гражданнарның 117 се минималь пособие, 140 кеше максималь пособие ала. Минималь күләмнән максималь күләмгә кадәрге интервалда (ягъни хезмәт хакының 60, 75 проценты кадәр күләмдә) пособие алучылар –36.
Ел башыннан алып 1 июльгә кадәр эшсезлек буенча 5,9 миллион сум, эшсез калучыларның 18 яшькә кадәрге балаларына 318 мең 900 сум пособие (һәр балага 3әр мең сумнан) түләнде. Эшсезлек буенча пособиене алу өчен гариза онлайн рәвештә "Россиядә эш" һәм дәүләт хезмәтләре порталлары аша бирелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев