Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында әфганчы йортына мемориаль такта урнаштырдылар

Әлеге чара районара масштаб алды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында Әфган сугышы ветераны Газизҗан Галиевның әнисе һәм туганнары яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылды. Тумышы белән Имәнле авылыннан булган Газизҗан Галиев сугыштан исән кайтса да, моннан 2 ел элек, 22 октябрь көнне вафат булды.

Иркәнәш авылы башында җыелгач, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә районыннан килгән әфганчылар зиратта Газизҗан Галиевның каберенә, ә аннан авыл эчендә шушы җирлектән чыккан Әфганстанда һә Чечняда конфликтларда катнашканнар хөрмәтенә урнаштырылган обелискка чәчәкләр салдылар.

Мемориаль такта ачу тантанасына Газизҗан Галиевның балалары, туганнары, авылдашлары җыелды. Әлеге чарада катнашкан Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

- Сез – әфганчыларның тиңдәшсез батырлыгы яшь буын өчен чын патриотизм үрнәге булып тора, - диде һәм әлеге мемориаль тактаны урнаштыру инициаторы, Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллинга район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Шулай ук Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров Хәмзә Лотфуллинны “Генерал армии Маргелов” ордены белән бүләкләде. Район Әфган сугышы ветераннары советы җитәкчесе Флүс Усманов әфган ветераннары Илсур Сабиров, Роберт Кәримов, Чечня ветераны Равил Абдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Тукай районы сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы исеменнән Рәхмәт хатларын Әбүзәр Габдрахманов Иркәнәш мәдәният йорты җитәкчесе Люция Фәйдерова һәм Бөгелмәдән килгән Айрат Мәрдановка тапшырды.

Чарада шулай ук Татар Мөшегесе мәктәбе укытучылары һәм укучылары да катнашкан иде, әлеге мәктәпнең директоры Дания Әхмәтова да әфган сугышы батырлары турында истәлекнең алдагы буыннар өчен мөһимлеген искәртте. Авыл имамы Разиф хәзрәт Салахов әлеге сугышта һәлак булучылар рухына багышлап дога кылды.

Газизҗан Галиев турында истәлекләр белән аның сыйныф җитәкчесе Гөлфирә Каюмова, әнисе Кифая Галиева, хатыны, балалары, шулай ук Алабугада Әфганстан ветераннары берлеге рәисе, чыгышы белән Бикбау авылыннан булган Айдар Хамаев уртаклашты. Мемориаль тактаны тантаналы рәвештә Сергей Владимиров һәм Газизҗан Галиевның сыйныфташлары, үзләре дә Әфган сугышы ветераннары Хәмзә Лотфуллин һәм Хәлил Абдуллин ачтылар.

Әлеге тантана иҗади номерлар белән дә үрелеп барды – Иркәнәш авылыннан Нәрисә Шәрәфетдинова шигырь сөйләде, ә районыбызның танылган музыка һәм шигырь остасы Рөстәм Әхмәтханов үзенең Әфган сугышына багышланган җырларын башкарды. Чара инде күптәнге традиция – ветераннарның “Хуш, Гиндукуш” җырын бергәләшеп башкарулары белән тәмамланды.

безнең өстәмә

Газизҗан Галиевның әнисенә әфган ветераннарының район оешмасы, Иркәнәш авыл җирлеге һәм “Әнәк” агрофирмасы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Ветеранның туганнарына Актаныш районы “Нур Баян” хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Габсәләмов та акчалата бүләк тапшырган. Килгән кунаклар хөрмәтенә “Әнәк” агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиев, КФХ “Миңнеханова” һәм эшмәкәр Мирфаяз Мирзаянов ярдәме белән мул табын әзерләнде.

- Әлеге чараны үткәрүдә булышлык күрсәткән һәркемгә, бигрәк тә безне хөрмәт итеп килгән район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, - дип билгеләп үтте Хәмзә Лотфуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев