Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләренең икенче этабы

ТРның Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә төп чаралар планы нигезендә районда команда-штаб өйрәнүләре уздырыла, бүген аның икенче этабы бара.

(Минзәлә, 18 сентябрь,Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләренең икенче этабы бара, шушы уңайдан бүген гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең утырышы булды.

Утырышны район башкарма җитәкчесе – комиссия рәисе Камил Нәҗмиев алып барды.

ЕДДСның оператив дежурныена шәһәр территориясендә уңайсыз метереологик күренеш нәтиҗәсендә килгән зыян хакында хәбәр кергән. Утырышта шушы хакта комиссия членнарына хәбәр итү, райондагы коткару службалары һәм оешмалары җитәкчеләренең шушы зыянны бетерү факты буенча тәкъдимнәре, ничек эш итү планнары каралды. Оператив рәвештә башкарылачак авария-торгызу  эшләре буенча комиссия карар кабул итте, “гадәттән тыш хәл” режимы кертү тәкъдим ителде, коткару службаларына бурычлар куелды.

Утырышта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча Идарә начальнигы урынбасары Олег Нуруллин җитәкчелегендә эшче төркем эшләде.

–Безнең районда табигать көйсезлекләре аркасында социаль мөһим объектларга реаль чынбарлыкта зыян килгәне бар. Райондагы коткару службалары һәм оешмаларының мондый аварияне бетерү буенча көчләре җитәрлек. Өйрәнүләрнең практик өлешендә дә сынатмаслар дип ышанам, – диде Камил Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X