Минзәлә районында гыйнвар аенда 5 пар өйләнешкән
Яңа ел башында, гадәттә, бер-берсенә гомерлек яр булырга вәгъдәләр бирешкән ап-ак карлардай саф күңелле парларның туйлары гөрли торган иде. Хәзер мондый күренеш сакланамы соң?
(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Анна Куприянова җитәкчелегендәге район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар аенда районда 5 пар өйләнешкән, узган елның шушы чорында 8 пар язылышкан булган.
2019 елда барысы 107 пар өйләнешкән булса, 2020 елда 85 парның законлы никахлашуы теркәлгән. Узган ел никахларга иң бай ай июль ае булган: 12 пар өйләнешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев