Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында игеннәрнең 26,5 проценты суктырып алынды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барысы 500 гектарга якын борчак теземнәргә салынган, яңгырлар яву сәбәпле борчакны суктыра алмыйлар. Барлыгы теземнәргә салынган 438 гектар борчак суктырып алынды

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")Барысы район буенча бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар 12708 гектарда суктырылган. Шуның эченнән солы-183, арпа- 3667, борчак-438, көзге бодай 7740 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 65091 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 51,2центнер тәшкил итә. Район игенчеләре Зәй-61,3ц., Тәтеш-56,7ц., Сарман-53ц.калышып һәр гектардан уртача уңыш алу буенча республикада дүртенче урынны билиләр. Республика буенча бу күрсәткеч 40,0 центнер уңыш җыеп алына. “Калморза” хуҗалыгы, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре көзге бодайны суктырып бетерделәр. “Калморза” хуҗалыгы көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 58,9 центнер уңыш алды. Ә көзге бодай буенча иң уңыш “Мензелинские зори” агрофирмасы Кадрәк җитештерү комплексында -61,2 центнер уңыш җыеп алына. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 500 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X