Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында хайваннарның исәбен алуда дүрт ау хуҗалыгы катнаша

15 гыйнвардан республикада җәнлекләрне кышкы исәпкә алу башланды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ)

Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырылган- кышкы маршрутны исәпкә алу, авиаучет, тавышны язу һәм ясалма туплану урыннарын исәпкә алу. Бу ел саен 17 төр аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара. Алар аерым аучылык җир-суларындагы хайваннар саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алу эшләре 10 мартта тәмамланачак.

Ренат Шәйхетдинов, хайваннар, үсемлекләр һәм аеруча сакланучы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча районара бүлек начальнигы:

Минзәлә районында хайваннарның исәбен алуда дүрт ау хуҗалыгы катнаша. Исәп кышкы маршрутны исәпкә алу методикасы буенча үтә. Алар GPS навигаторлар белән тәэмин ителгән, көнгә якынча 5 -15 км ара үтәләр. Безнең районда тояклы хайваннарның (поши, кыр кәҗәсе һәм башкалар), мехлы хайваннар (ак куян, үр куяны һ.б) һәм кош-кортларның исәбе алына. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев