Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында хәйрия корбан ашы үтте

Мәҗлескә картлар йортыннан һәм инвалидлар җәмгыятеннән дә килделәр.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә мәчетендә быел корбан итеп чалынган маллар итеннән хәйрия ашы үткәрелде.

Имам-мөхтәсип Рәмзил хәзрәт Садыйков:

- Әлеге корбан итләрен мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребез алып килде. Бүгенге мәҗлескә теләге булган һәр мөселман чакырулы иде. Аеруча картлар йортыннан, инвалидлар җәмгыятеннән килүчеләрне күрүгә бик шат булдык. Өстәвенә аерым мохтаҗ гаиләләргә корбан ите белән азыктөлек пакетлары таратачакбыз, - дип хәбәр итте.

Корбан итеннән ашны район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин пешерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков барлык мәҗлескә җыелучыларны район башлыгы Айдар Салахов һәм үз исеменнән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев