Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында комбайннарның әзерлеге яхшы

Татарстан Республикасы агропромышленность комплексы оешмалары арасында 2020 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча район конкурсы узды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”,16 июль)

2020 елгы урып-җыю кампаниясендә 86  берәмлек комбайн эшлиячәк.

Комиссия техниканың төзеклеген, суктырылган ашлыкның коелу-коелмавын чыбылдык аркылы үткәреп карады. Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, үлчәү җайланмаларының төзек булуына, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар бирделәр.  Уракта катнашачак һәр механизаторның таныклыгы бар. Комбайнчылар гына түгел, аларның ярдәмчеләре дә уракка төшкәнне көтә. Аларның күпчелеге яшьләр булу сөендерә. Өлкәнәеп барган комбайнчыларга алмаш килә.

Нурсил Вәлиев:   

-Хәлиткеч вакыт якынлашып килә, быел игеннәр мул күренә. Елның ничек киләсен алдан белеп булмый.  –Шул ук вакытта ашлыкның артык дымлы булуы да бар.  -Шулай ук урак сезонында игеннәрне аерым урып суктыру зарури. Болай эшләгәндә суктыра торган комбайнга да җиңелрәк була, амбарларга чиста икмәк кайтачак. Быелгы уракны аерым урып, һәр көннән һәм һәр сәгатьтән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдалану зарур. Минзәлә игенчеләре быел да сынатмас, дип ышанам. Үзегезне саклагыз, техника һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Илфар Халиков:

-Узган елгы уракта безнең район тулай җыем буенча 176 мең тонна ашлык җыеп алып республикабызның 43 районы арасында 3 урынны яулаган иде. Быелгы уракта район күләмендә комбайнчыларга 182 мең тонна ашлык суктыру бурычы куелды. Урак белән бергә алдагы ел уңышын да кайгыртырга кирәк. Шуның өчен уҗым культураларын чәчүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Моның өчен җир эшкәртүне комплекслы алып барып, уҗым культураларын тиз арада чәчү мөһим.

Гомумән комбайннарның әзерлеге югары бәяләнде. Конкурста 60 мөмкинлектән 60 балл җыеп “Калморза” хуҗалыгы җиңүче булып танылды.  Ә инде аннан бер генә баллга калышып “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Заиковский” хуҗалыгы икенче урынны алды.  55 балл белән “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе өченче урынны яулады. Районга республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкил: “Татагролизинг” АҖнең баш инҗенеры Нурсил Вәлиев ,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәчесе Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов,  идарәнең  игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев, ФГБУ “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы буенча Минзәлә районы бүлеге җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдинов,  ТР Дәүләт техник күзәтчелегегең Минзәлә районы буенча инспекторы Ринат Гыйльманов   ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннары һәм ашлык чистарту машиналарының быелгы урып-җыю кампаниясен уздыруга әзерлеген тикшерделәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев