Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районында - коронавирусның яңа очрагы

    Татарстан буенча бу чирне соңгы тәүлек эчендә 50 кеше эләктергән.

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов "Минзәлә-информ") Коронавирус белән көрәш буенча Татарстан оперштабы хәбәр иткәнчә, Минзәлә районында коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы теркәлгән.

    Республика буенча соңгы тәүлектә коронавирусны эләктергән 50 кешенең 19ы хастаханәгә салынган. Яр Чаллыда-18, Түбән Кама районында - 3 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан 74 татарстанлы терелде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: