Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында кыр эшләре дәвам итә

Районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны “Заиковский”, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Кама беконы” ҖЧҖ, “Калморза” хуҗалыгы, “Ильнур” КФХсы һәм башка КФХлар төгәлләде.

Хәзер күпьеллык үләннәрне тырмалау башланды Күпьеллык үләннәрне  “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Кама беконы” ҖЧҖ, “Калморза” хуҗалыгы  “Салихов” КФХсы “Клешевников” КФХсы  беренчеләрдән булып тырмалап бетерделәр. “Заиковский” хуҗалыгы  көзге культураларны тырмалый башлады һәм бер көн эчендә 50 гектар көзге бодайны тырмалады.  Дым каплатуда “Заиковский”, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, “Салихов” КФХсы игенчеләре яхшы эшлиләр.  Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар узган көздә үк тукландырылдылар. Көздән барысы 64 процент күләмендә көзге бодай чәчүлекләре өстәмә сый алганнар иде. Район хуҗалыклары складларында орлыкларны инкрустацияләүне дә дәвам итәләр. Бүгенге көндә “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында  1200 тонна арпа орлыгын инкрустацияләделәр. “Кама беконы” ҖЧҖ дә -520,  “Заиковский”да -230, “Калморза”да-320, “Әнәк агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә 185, “Ильнур” КФХсында 115 тонна орлык препаратлар белән эшкәртелгән. “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы 520 тонна күләмендә бодай һәм борчакны инкрустацияләде. Орлыкларны инкрустацияләүдә барлык микроэлементлар кушылган, корткычларга һәм авыруларга каршы фунгидцидлар белән эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев