Минзәлә районында мәктәп ТАССРның 100 еллыгына акция үткәрә
Акция виртуаль форматта уза
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") С.А. Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбе ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан турында сөйләшәбез һәм рәсем ясыйбыз" дигән виртуаль флешмоб башлап җибәрде. Бу хакта "Минзәлә районы мәгариф бүлеге" МКУның ВК дагы рәсми төркеме хәбәр итә.
- Конкурста катнашу өчен Татарстан турында рәсемнәр ясап, аларның фотоларын яки шигырь укып, видеога төшереп җибәрергә кирәк, - дип билгеләп үтә оештыручылар.
Николаевка мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Анна Алексеева башкаруындагы шигырьнең видеосын сез "Мензеля news - Мензелинск Татарстан" төркемендә карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев