Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итә

Барлыгы 3686 гектар күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 62 процент дигән сүз. “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП, “Заиковский” сенаж салуны төгәлләде.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Аяз көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын-сулышлары белән көтеп ала. Вакыты шундый – каерылып үскән үләннәрне тизрәк җыеп алырга һәм терлек азыгы базларын сыйфатлы сенаж белән тәэмин итү зарури. Барлыгы район буенча 1070 тонна печән хәзерләнеп төргәкләргә төрелгән, бу планлаштырылганның нибары 10,9 проценты дигән сүз. Район буенча 21700 тонна сенаж салынды. Бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә 6,7 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән. “Калморза” һәм “Ильнур” КФХсы механизаторлары сенаж салуны 68-52,1 процентка үтәделәр. Югары дәрәҗәдә аксымлы һәм алмаш энергияле терлек азыгы алу өчен үсемлекләрнең чәчәккә бөреләнгән фазасын ычкындырмау зарури. Һава торышы да бу эшне башкару өчен уңай тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев